Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсендә карга боткасы пешерделәр

Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре “Карга боткасы” бәйрәме оештырды – ул халкыбызның борынгы гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү максатыннан уздырылды.

Узган җомгада Мирный бистәсендә мәдәният хезмәткәрләре "Карга боткасы" фольклор бәйрәме оештырдылар.

Халкыбызның элек бик популяр булган, зурлап, күңелле итеп үткәрелгән язгы бәйрәмнәренең берсе - Карга боткасы.
“Борын-борын заманда кеше язның ничек килгәнен булганын белмәгән. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз көне март азакларында каргалар кайтканда яз җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, көртләр кимегәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчүләр алдыннан ел мул, ашлык күп булсын өчен дип бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар”, -дип бәйрәмнең тарихы белән таныштырды мәдәният хезмәткәрләре.


Бәйрәм рус-татар телләрендә сәхнәләштерелгән тамаша белән башланып китте. Балалар милли киемнәрдән, шигырьләр һәм җырлар башкарып,  боткага ярма, сөт, май, шикәр, йомырка җыйдылар. Бәйрәм барышында балалар яз, кошлар турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап таптылар, «Башмаклар», «Түбәтәй»  кебек халык уеннары уйнадылар, биеделәр һәм җырладылар.

Чара ахырында балалар карга  боткасы белән сыйландылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев