Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсендә Россия флагы көнендә балалар өчен чара уздырдылар

22 августта Мирный бистәсендә "Бөгелде" һәм "Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсе" территориаль иҗтиагый үзидарәләре Россия флагы көне уңаеннан “Россия әләме горур җилферди" дигән тарихи сәгать үткәрделәр.

Анда "Миләшкәй"  бакчасына йөрүче балалар катнашты.

Чараны алып баручы балаларга илебез әләменең тарихы, аның әһәмияте турында  мәгълүмат бирде. Балалар тематик уеннарда, викторинада, музыкаль флешмобта катнаштылар.

 “Әлеге чара үсеп килүче буында патриотизм, гражданлык һәм үз Ватаныңа мәхәббәт хисләре трәрбияләү, Россия флагының тарихы турында белемнәрне тирәнәйтү, үз халкыңа карата горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды”, -ди ""Бөгелде" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Мария Гарәпшина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев