Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсендә волонтерлар Георгий тасмасы өләштеләр

Мирный бистәсендә «Җиңү язы» дип исемләнгән патриотик акция оештырылды.

“Георгий тасмасы” акциясе 2005 елдан  уздырыла. Георгий тасмасы  ул тынычлыкны яклап сугышканда югалган солдатларны искә алу, ветераннарга хөрмәт символы, Бөек Ватан сугышында җиңү белән горурлану һәм үз гомерләре бәрабәренә сугыш кырында тынычлыкны саклап сугышкан солдатларга рәхмәт әйтү билгесе дә булып тора.

5 майда Мирный бистәсендә «Җиңү язы» дип исемләнгән патриотик акция оештырылды. Волонтерлар халыкка Георгий тасмасы таратып, аны ничек тагу серенә төшендерде. Тасманы зәйллеәр бик теләп кабул итте, алар бер-берсен Җиңү көне белән котлап, илләребез имин һәм тыныч булуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев