Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйнең мул уңыш алуында яшь механизаторларның да өлеше зур

Район хуҗалыкларында техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге барышын тикшергәндә “Зәй шикәре” агрофирмасының «Чыбыклы» җитештерү комплексы Сәрәпәле остаханәсендә сигез дистәгә якын техника әзерлек сызыгына куелган иде.

Заманча куәтле техникалар янында басып торган механизаторлар аеруча күзгә ташланды. Механизаторлар техникаларының әле бер, әле икенче җирен сөртеп, “тимер ат”лары  янында  ниндидер горурлык хисе белән яналар.

Алар - Сәвәләйдән Руслан Белышев белән Иске Зәйдән Илнур Миңнеханов булды. Икесе дә “Агрокөч-Логистика” акционерлык җәмгыятеннән, язгы кыр эшләре һәм урып-җыю чорында туган яклары басуларында хезмәт куялар икән. Икесе дә политехник колледжда укыган булганнар.  

-Заманча техника заманча инде, компьютеры, кондиционеры, кыскасы, эшләү өчен барлык шартлар  бар, - ди егетләр.

Алар язгы чәчү өчен җир әзерлиләр. Сукалаган басуларында шаулап иген, чөгендер үсеп утыруына куана егетләр. Урып-җыюдан соң туфрак эшкәртәләр. Тәүлегенә 200 гектар җир эшкәрткән көннәре була икән.
-Техникаларны төзекләндергәндә запас частьләргә кытлык булмады, -ди икесе дә беравыздан.

Зәйнең республикада игенчелек тармагы буенча алдынгы булуы белән горурлана егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев