Зәй офыклары

Зәйнең музей хезмәткәрләре сайлауларга коллектив белән килде

Зәй шәһәренең туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре һәр эшне бердәм коллектив белән башкарырга гадәтләнгән. Сайлауларга да алар гөр килеп бергәләшеп килделәр.

Иске Зәй бистәсенең 1нче мәктәбендәге сайлау участогына күтәренке күңел белән килеп кергән музей хезмәткәрләренә барысы да игътибар итеп, елмаешып куйдылар. Бистәдә төрле  чараларны бергәләшеп үткәрүче әлеге коллектив сәяси вакыйгада да бердәм катнаша.

- Безнең коллектив кече Ватаныбыз тарихын саклау сагында тора, димәк һәр сәяси вакыйга да әлеге тарихка кереп калачак, без исә бүгенге сайлауны Зәебез тарихына кертеп куячакбыз. Коллективыбыз әле өлкән түгел, без киләчәкнең  үзебезнең кулда булуын аңлап килдек сайлауларга, -ди музей директоры Роза Иванова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: