Зәй офыклары

Зәйнең музыка мәктәбендә елга нәтиҗә ясау тантанасы

Зәйнең музыка мәктәбендә районда игълан ителгән мәдәният елына йомгак ясау тантанасы бара.

Анда әти-әниләргә,талантлы балаларга иҗади югарылыкта узучы ел өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәхмәт белдерде. 

- Балаларыбызның уңышлары безне сөендерә. Зәйдән ике музыка мәктәбе укучысының инде икенче ел рәттән махсус стипендиатлар булуы куанычлы. Алдагы ел да шулай барчабыз өчен уңышлы булсын, -диде ул тәбрикләү чыгышында. 

Ә иҗади елга йомгак ясау, балаларның, педагогларның матур чыгышлары белән чын бәйрәм төсендә дәвам итте. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: