Зәй офыклары

Зәйнең оста баянчысы, гармуннарга җан өрүче Николай Никитин мәңгелеккә китеп барды

Гармуннан башка ул тормышын күз алдына да китерә алмады.

Ерактан, бик ерактан моңлы гармун тавышы ишетелә... Аның күңелнең бар кылларын тибрәтүче аһәңендә уйнаучының хис-тойгылары, күңел халәте чагыла сыман. Әле салмак, әле дәртле көйләрне яңгыратучы тавыш якынайганнан-якыная барып, бар кешенең күңелен җанландыра. Кем уйный иде соң шундый итеп?!. Әлбәттә, Коля дәдәй – Николай Никитин. Туган якның шифалы һавасы да аңа, әйтерсең, яңа илһам чыганагы өсти кебек.

Энергетик” Мәдәният сараенда Адымнар татар мәдәнияте клубы үткәргән бер генә концертны да, әдәби-музыкаль кичәләрне дә гармунчы Николай Никитиннан башка күз алдына китереп булмый иде. Әйе, иде дип язам. Чөнки, шушы көннәрдә шәһәребезнең оста баянчысы, гармунчысы, инде уйнаудан туктаган гармуннарга җан өрүче Николай Никитин арабыздан китеп барды. Әле күп дигәндә, бер ай  элек  кенә үткәргән чарада баянын тартып, кунакларны каршы алып торган иде.

Бүгенге көндә, шәһәребездә гармун һәм баян тарткан егетләрне бармак белән генә санарлык. Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр ул гармун. Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә җилкәсенә гармунын салган, аны тартып кайгы-сагышын баскан. Мәхәббәт шаһиты да ул гармун, сөйгән ярларга тирән хисләрне җиткерүче дә. Хәтерләсәгез, һәрбер авылда охшаш күренеш – яшьләр болыннарга, су буйларына җыела һәм табигать илаһи моңга күмелә иде. Берәү дә битараф кала алмый – барысының да күңеле актарыла иде ул көйләрдән: яшьләр тагын да дәртләнә, өлкәннәрдә өмет уяна... Күпме йөрәкләрне кавыштырган бит ул. Кыңгыраулы атлар белән авылга килен төшкәндә дә иң түрдә гармунчы – затлы кеше булган. Чөнки алар кеше күңелен тәрбияләүчеләр. 

XX гасырның урталарына кадәр авылларда , хәтта патефоннар да юк иде. Инде алар булса да, тере тавышны, тере гармунчы уйнавын аларга алыштырып буламыни?!

Һәр иҗат кешесенең үз йөзе була.  Николай Никитинның да үз уйнау манерасы бар иде. Аны беркем белән дә бутап булмый. Ул уйный башласа, күңел түрләреннән нәрсәдер актарылып чыга, хәтердә үткән тормыш та, киләчәк язмыш та күз алдына килә. Гармунга мәхәббәт исә Коля дәдәйгә Минзәлә районы Түбән Юшады авылында яшәгәндә үк туа. Ул гармунда уйнарга унбер яшендә үзлегеннән өйрәнә. Моның өчен, әлбәттә, музыканы яхшы ишетү сәләте булу кирәк. Бу сәләтне табигать аннан кызганмаган. Кешелекле, ярдәмчел, йомшак күңелле булганы өчен табигать аны шундый сәләт белән бүләкләгәндер.

Хәрби хезмәтен үтәп кайткан егет Зәй шәһәренә килгән. Читтән торып машина төзүчеләр техникумын тәмамлаган. Утыз сигез ел ГРЭСта хезмәт куйган. Ул елларның авырлыгы да егетне иҗаттан биздермәгән. Киресенчә, авыр хезмәттән соң, кулына гармун ала торган булган. Шушы иҗат белән шөгыльләнү аны гомере буе озатып барган.

Менә берничә дистә еллар инде аның кулындагы гармун һәрберебез өчен таныш булган көйләрне сыздырды. Ул вакыттан бирле күпме көйләр уйналгандыр, тамашачылардан күпме  алкышлар яугандыр, санап бетерерлек тә түгел. Әмма Николай Александрович әле киләчәктә дә үзенең яраткан коралын кулдан ычкындырырга җыенмый иде. Тик тормыш без дигәнчә генә бармый шул...

“Гармун – минем бөтен тормышым”, - дияргә ярата иде ул. Гармуннан башка ул тормышын күз алдына да китерә алмады. Шулай булмаса, үз теләге белән 15 ел - инвалидлар җәмгыяте белән, 3 ел автоагрегат заводы кичәләрендә хезмәттәшлек итәр иде микән... Ул  ГРЭСта үзе эшләгән цехның баянчысы да булган. Ел саен районыбызда үткәрелеп килүче “Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә актив катнашты. Менә инде алты елдан артык безнең “Адымнар“ татар мәдәнияте клубының да алыштыргысыз баянчысы булды. “Кулыма гармун, баян алмаган көнем юк минем”,- ди иде Коля дәдәй. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән уйнау сәләте белән бергә, чын осталарча гармун, баяннарны ремонтлап бирергә дә вакыт таба иде ул. Аның коллекциясендә төрле гармуннар һәм баяннар күп, аларны үзешчән сәнгатьтә кулланды, бүгенгә кадәр аларны кадерләп саклады.

Кызганыч, тик хәзер бу уен коралларында профессиональ уйный алырлык кешене сирәк очратасың. Николай Александрович кебек үзенчәлекле гармунчылар булганга гына хәзерге вакытка кадәр халык байлыгы  сакланды. Коля дәдәй - кешелекле, гадел, һәркемгә ачык, кабатланмас якты шәхес иде. Урыны оҗмахта булсын! Аның гаиләсенә, туганнарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен. Аның якты истәлеге безннең күңелләрдә озак сакланыр.

Шәһәребезнең легендага әверелгән шәхесләре китә. Исән вакытта кадерләрен белик!

Фәннур Миннекәев

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: