Зәй офыклары

Зәйнең “Радость” үзәге белгечләре патриотик тәрбия бирүне төрле чаралар аша алып баралар

Бу көннәрдә “На мосту” фильмын карап, үзләре өчен нәтиҗә ясадылар.

Балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының берсе булып тора. Патриотик тәрбиядә Хәрби дан, Билгесез солдат, Ватан Геройлары көннәре аерым урын алып тора.
Зәй “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә бу эш төрле юнәлештә оештырыла: алар презентацияләр, тематик әңгәмәләр, патриотик һәм танып-белү уеннары, әдәби һәм тематик кичәләр, һәйкәлләр һәм обелисклары янында тантаналы чаралар, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар рәвешендә алып барыла.
“Социаль эш буенча белгечләр һәм педагоглар балалар һәм яшьләрдә әлеге чаралар аша ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, үз Ватаныңның иң яхшы традицияләрен белү, Ватанны саклаучылар өчен горурлык хисе формалаштыру өстендә зур эш алып баралар. Бу көннәрдә “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау үзәге белән берлектә бу максаттан чара оештырылды”, - ди үзәкнең социаль эш буенча белегче Людмила Жирикова.
24 ноябрьдә балалар һәм яшүсмерләр “Космос” яшьләр үзәгендә “На мосту” фильмын карадылар. Әлеге фильм фатир басу һәм автомобиль урлау белән шөгыльләнгән шайка җитәкчесе йогынтысына эләккән яшүсмернең авыр язмышы турында. Төп геройны нахакка кеше үтерүдә гаеплиләр. Балалар йорты директоры һәм психолог малайга гаепләүләрдән һәм Воровский авторитетының йогынтысыннан котылырга ярдәм итә.
Әлеге чара катнашучыларны төрле уйларга һәм дөрес нәтиҗәләр ясарга этәрде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: