Зәй офыклары

Зәйнең “Радость” үзәгендә авыруларны карарга өйрәтәләр

Татарстанда “Өлкән буын” илкүләм проектының “Демография” проектын гамәлгә ашыру кысаларында стационар-алыштыручы технологияләр актив гамәлгә кертелә.

Шуларның берсе - өлкән яшьтәге кешеләрнең  һәм инвалидларның туганнарын өй шартларында тәрбияләү һәм реабилитацияләү алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән тернәкләндерү һәм карау мәктәбе. Ул Зәйдә “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге  базасында эшләп килә.
Дәресләрдә авыруларның туганнарына   бу эшнең  авыр һәм җаваплы бурыч икәнлеге  аңлатыла. Бер яктан караганда, авыру кешегә аның турында якын кешесе кайгыртканда күпкә уңайлырак. Икенче яктан караганда,  квалификациясе булмаган кеше күрсәткән ярдәм  дөрес  булмыйча, авыру кискенләшергә мөмкин.
Дәресләрне дөрес бирү өчен “Радость”   үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үзләре дә күп белергә тиеш. Шуңа күрә алар  “Картлык – шатлык ул” хәйрия фонды белгечләре үткәргән укуларда катнашып, белем һәм күнекмәләрне даими камилләштерәләр.
Авыруның туганнарын укыту гаиләдәге барлык кешеләрнең дә хәлен җиңеләйтә. Авыру тәрбияләүченең ашату, хәрәкәтләнү, шәхси гигиена буенча  техникаларны дөрес куллануы авыру кешенең хәле яхшыруына ярдәм итә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: