Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйнең “Радость” үзәгендә Европа иммунизация атналыгына багышланган мәгълүмати-танып белү чарасы узды

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европада, шул исәптән Россиядә һәм Татарстанда 26 апрельдән 2 майга кадәр Европа иммунизация атнасы үткәрелә.

Бу масштаблы чараның төп максаты - йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунизациянең мөһимлеге турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү.
27 апрельдә Зәй “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен “Прививкалар турында без нәрсә беләбез?“ дигән танып-белү сәгате үткәрелде.
“Әлеге чараның максаты вакцинациянең мөһимлеге, яшеңә карап, прививкаларны үз вакытында ясату зарурлыгы, йогышлы авыруларга каршы прививка ясатмаган балалар һәм өлкәннәргә авыру йоктыру куркынычы янау һәм алар әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә куркыныч тудыру турында аңлату иде. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар уен формасында кул гигиенасы кагыйдәләре белән таныштылар. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары һәм социаль педагоглары катнашучыларга түләүсез вакцинация мөмкинлеге турында сөйләделәр”, -ди үзәк психологы Елена Куличкова.
Чарада катнашучыларга белешмәлекләр, брошюралар һәм милли прививкалар календарьлары таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев