Зәй офыклары

Зәйнең “Шатлык” бакчасында тәрбиячеләр өчен семинар-практикум үтте

Бүген Зәйнең “Шатлык” балалар бакчасында “Автор әкиятләре -гаилә белән хезмәттәшлек итү формасы” темасы буенча муниципаль семинар-практикум узды.

Семинарда шәһәр балалар бакчалары педагоглары да катнашты.
Бакча  педагоглары балаларда эмоциональлек  һәм үз-үзеңне тоту кыенлыклары белән еш очраша.  Кайбер балалар агрессив, куркучан, капризлы һәм оялчан була.
 “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячеләре әлеге мәсьәләләрдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Моны алар автор әкиятләре ярдәмендә балаларда алда әйтелгән кимчелекләрне  өлешчә җиңәргә булышалар.
 Семинарда автор әкиятләре буенча мастер-класс күрсәтелде. Анда педагоглар бик теләп язучылар ролендә булдылар һәм үз әкиятләрен яздылар. Өлкән төркем балалары “Карандашлар белән тартма"  әкиятен театральләштереп күрсәттеләр.
“Теремкәй”, “Кыңгырау чәчәк”, “Бөртеккәй” һәм “Күкчәчәк”  бакчасы педагоглары үзләренең эш тәҗрибәсе турында сөйләделәр, кызыклы идеяләр белән уртаклаштылар. Семинар кысаларында оештырылган “Әкиятләрне үзебез иҗат итәбез”  иҗади күргәзмәсендә шәһәребезнең утыздан артык педагогы актив катнашты.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: