Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйнең сугыш һәм хезмәт ветераны күркәм юбилеен каршылый

Иске Зәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Петрович Емелинга 95 яшь тулды. Аны район башлыгы исеменнән тантаналы төстә шәһәр Советы рәисе урынбасары Елена Недошивина тәбрикләде.

Василий Емелин сугышка 1942 елда алына. Хәрәкәттәге армиягә 1943 елда эләгә. Таза бәдәнле авыл егете була ул, шуңа да аны Кара диңгез флотына билгелиләр. Биредә ул моторчы булып хезмәт итә. Шулай итеп, яшь диңгезче җилкәсенә зур җаваплылык төшә. Ул двигатель төзеклеген тәэмин итә.
Василий Петрович дивизионы бурычы дошманның су асты көймәләрен аулаудан гыйбарәт була.
Василий Емелинның бүләкләре күп, алар арасында ул иң саллылары һәм кадерлеләре дип Ватан сугышы, Бөек Петр, Жуков орденнарын саный. Ул 1947 елга кадәр Кара диңгез флотында хезмәт итә. Һәм биредән туган ягына демобилизацияләнә.


Василий Емелин сугышта гына түгел, тыныч вакытта да каһарманлык кыла. Ул дүрт дистә елдан артык нефть тармагында армый хезмәт куя. “Татнефтегазразведка”ның Әлмәт геология-эзләнү разведкасы трестына караган Иске Зәй нефть разведкасы оешмасына бораулаучы булып эшкә урнаша. Тора-бара үз эшенең остасы булган бораулаучыга әйләнә. Тырышып, намуслы эшләүче Василий Петровичны оешма җитәкчелеге күреп алып, бораулау буенча оста итеп күтәрә. Шулай итеп, ул 30 ел әлеге җаваплы хезмәтне башкара: республикада нефть һәм газ бирүгә өметле структураларда бораулый. Ветеран нефтьче әйтүенчә, Тукай, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Сарман, Минзәлә, Мөслим һәм башка районнарда урнашкан скважиналар – алар хезмәт куйган оешманың хезмәт җимешләре. Ул бер командировкадан кайтып, икенчесенә китә торган була.
Кыскасы, Емелин әлеге эшкә җаваплы булганда, скважиналар бораулау тизлеге шактый арта.
Василий Петровичның нефть тармагындагы тырыш һәм намуслы хезмәте тиешенчә бәяләнә: ул берничә мәртәбә “Татнефтегазразведка”ның Әлмәт геология-эзләнү разведкасы тресты Мактау грамоталарына ия була.
Мактаулы ветеран 1981 елда лаеклы ялга чыга. Гомер көзендә кызы тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев