Зәй офыклары

Зәйнең Төги һәм Урсай авыл җирлекләре архив бәйгесендә катнаша

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2016-2021 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү” дәүләт программасын раслау турында” гы карарын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм ачык хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурслары үткәрә.

Аны үткәрүнең төп максаты – коммерцияле булмаган оешмалар һәм ачык хакимият органнары – Татарстан Республикасы дәүләт, муниципаль архивларының алдынгы эш тәҗрибәсен һәм иң яхшы эш тәҗрибәсен тарату, Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, комплектлау һәм куллануның алдынгы технологияләрен гамәлгә кертүне стимуллаштыру, күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү.  Әлеге бәйгедә  Зәйдән Төги һәм Урсай авыл җирлекләре Советы һәм башкарма комитетлары катнаша. Алар әлеге бәйгедә катнашу өчен үз проектларын булдырган. Төгилеләр аны чишмәләргә, Урсай җирлеге исә авыл тарихына багышлап ясаган. Беренче турда катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителгән материалларга анализ ясалып бәя бирелде. Моннан тыш, эксперт төркеме конкурста катнашучы оешмалар һәм предприятиеләрнең барлык архивларына танышу өчен урыннарга чыга. Кичә алар Төги һәм Урсай авыл җирлекләрендә булып, аларның архив эшчәнлекләре һәм проектлары белән якыннан танышты. Аларны район архив бүлеге башлыгы Рәмзия Шатунова озатып йөрде. Ул башлыча хисап документлары булу һәм аларны сыйфатлы алып бару, архив документларын дәүләт (муниципаль) архивына саклауга тапшыру һәм тәртипкә салу буенча бурычлар булмау, архив документларын актив кулланудан гыйбарәт. Урсайлылар бу конкурста катнашу өчен авылның үткәне, аның тарихи һәм истәлекле вакыйгалары турында күргәзмә ясаган. Анда элекке Сабантуй бәйрәмнәре һәм башка халык бәйрәмнәре үткәне һ.б истәлекле вакыйгалар урын алган. Биредә Бөек Ватан сугышы кырыннан килгән солдат хаты да урын алган. Кыскасы, кызыклы, тарихи вакыйгаларга бай күргәзмә эшләнгән. Урсайлыларның алга таба тагын материаллар  туплап, авыл үткәне турында китап бастыру нияте бар. Төги исә чишмә-кизләүләргә бай төбәк. Авыл уртасындагы “Күз суы” дигән чишмә суы күзләргә дәва бирә. Әлеге чишмә күпләрне кызыксындыра.
Әлеге проектлар эксперт төркеме тарафыннан хупланса, бәйгенең соңгы этабында Казанга барып аларны яклау зарурлыгы тора.
Шунысы  игътибарга лаек, беренче урын өчен приз – 1 млн сум, икенче урынга – 750 мең сум, өченче урынга  500 мең сум. Грантлар субсидия рәвешендә бирелә, бары тик оешма архивы өчен каралган.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: