Зәй офыклары

Зәйнең “Туган якны өйрәнү” музеенда Зәй халык мәгарифе тарихына багышланган күргәзмә ачылды

Зәйнең "Туган яктарихын өйрәнү" музеенда Зәй халык мәгарифенә 170 ел тулу уңаеннан " Школьная пора" дип исемләнгән тематик күргәзмә ачылды. Экспонатлар Иске Зәй бистәсендәге 1нче мәктәп тарихына кагыла. Әлеге белем йорты - нәкъ менә Зәй шәһәрендә мәгариф эшчәнлеге башлануны дәлилләүче чал тарихлы, бихисап зәйлеләргә белем иленә юл ачкан мәктәп. Күргәзмәне...

Зәйнең "Туган яктарихын өйрәнү" музеенда Зәй халык мәгарифенә 170 ел тулу уңаеннан " Школьная пора" дип исемләнгән тематик күргәзмә ачылды. Экспонатлар Иске Зәй бистәсендәге 1нче мәктәп тарихына кагыла. Әлеге белем йорты - нәкъ менә Зәй шәһәрендә мәгариф эшчәнлеге башлануны дәлилләүче чал тарихлы, бихисап зәйлеләргә белем иленә юл ачкан мәктәп. Күргәзмәне ачу тантанасына да шәһәр җитәкчелеге, шушы мәктәптә укыган танылган шәхесләр иң кадерле кунаклар буларак чакырылган иде. Үзара фикер алышуларда 1нче мәктәп белән бәйле тарихи вакыйгаларны искә алу, аларны дәлилләүче документлар белән танышу бик мавыктыргыч булды. Пионер атрибутлары, мәктәпнең беренче укытучылары, директорлары турында кызыклы итеп өлкән фәнни хезмәткәр Людмила Симонова сөйләде. Теләгән кешеләр музейга килеп бу үзенчәлекле күргәзмәне үз күзләре белән күрә, кызыклы мәгълүматларны ишетә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: