Зәй офыклары

Зәйнең Яңа Маврин авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан яңа һәйкәл-стела

Бөек Җииңүнең 70 еллыгын каршылап Зәй районы авылларында да үзенчәлекле чаралар оештырыла. Яңа Маврин авылында калкып чыккан искиткеч матур обелиск әлеге җирлектә яшәүчеләр өчен "Елховнефть" нефть һәм газ табу идарәсенең зур бүләге. Мемориаль объект районыбызның мөхтәрәм заты, хезмәт ветераны Семен Гудошников һәм Иске Маврин җирле үзидарәсе иницативасы белән төзелде. Һәйкәл-стела...

Бөек Җииңүнең 70 еллыгын каршылап Зәй районы авылларында да үзенчәлекле чаралар оештырыла. Яңа Маврин авылында калкып чыккан искиткеч матур обелиск әлеге җирлектә яшәүчеләр өчен "Елховнефть" нефть һәм газ табу идарәсенең зур бүләге. Мемориаль объект районыбызның мөхтәрәм заты, хезмәт ветераны Семен Гудошников һәм Иске Маврин җирле үзидарәсе иницативасы белән төзелде. Һәйкәл-стела Яңа Маврин авылыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугыштан исән кайтып авыл тормышын күтәрүгә тиңдәшсез өлеш керткән, шул чорларда тылда хезмәт куйганнарга, сугыш чоры балаларына атап эшләнде. Аны ачу тантанасы 8 майда оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: