Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйнең “Ялчыгол” мәчетендә яшь әниләр һәм балалар өчен ифтар оештырылды

Шәһәребезнең “Ялчыгол” мәчетендә көн саен диярлек ифтарлар оештырыла.

Рамазан ае дәвам итә. Шәһәребезнең “Ялчыгол” мәчетендә көн саен диярлек  ифтарлар оештырыла. 28 апрельдә биредә үзгә ифтар – мөселман  яшь әниләре һәм балалар  өчен  авыз ачтыру мәҗлесе узды. Әлеге ифтарга балалар өчен махсус меню төзелде, бер ханым исә заказ буенча зур торт пешерде. Әниләр һәм балалар бергәләп ахшам намазы башкарды, малай-кызлар  Рамазан ае фазыйләтләре турында белде.

Шул рәвешле, “Ялчыгол” мәчетендә төрле контингент мөселманнар өчен ифтарлар оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев