Зәй офыклары

Зәйнең яшь патриотлары казу эшләренә җыена

Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче "Гвардия" һәм "Форпост" хәрби-патриотик клублары әгъзалары Волгоград өлкәсенә казу эшләренә җыена. Узган ел алар Ростов өлкәсендә шундый эшләрдә табылган каска, котелок, солдат әйберләрен алып кайтып, шәһәрнең 3нче мәктәбендә музей оештырдылар. Әлеге экспонатлар белән алар шәһәр, район мәктәпләренә чыгып, казу эшләре барышында үзләре күргәннәр турында...

Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче "Гвардия" һәм "Форпост" хәрби-патриотик клублары әгъзалары Волгоград өлкәсенә казу эшләренә җыена. Узган ел алар Ростов өлкәсендә шундый эшләрдә табылган каска, котелок, солдат әйберләрен алып кайтып, шәһәрнең 3нче мәктәбендә музей оештырдылар. Әлеге экспонатлар белән алар шәһәр, район мәктәпләренә чыгып, казу эшләре барышында үзләре күргәннәр турында фикерләре белән дә уртаклаштылар. Бу яшь буынның тарихка, азатлык өчен башларын салганнарга хөрмәт белән каравын искәртә. Волгоградка беренче төркем 23 апрельдә юл ала, "Хәтер вахтасы" Бөек Җиңүгә 70 ел тулган көннәрдә әйләнеп кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: