Зәй офыклары

Зәйнең яшь юл инспекторлары отряды призлы урын алды

“Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесе тәмамланды.

Әлеге чара Татарстанның барлык районнарыннан яшь юл инспекторлары отрядлары арасында үтте. Беренче этапта муниципаль районнарда иң-иңнәр билгеләнсә, 3-6 сентябрьдә республика күләмендә финал этабы узды. Анда отряд әгъзалары юл кагыйдәләрен белү буенча теоретик имтихан тотты, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сыналды, велосипедларда юл кагыйдәсен үтәп йөрделәр. Зәй районы данын бәйгедә шәһәрнең 4нче мәктәбе командасы яклады. Алар Руслан Алава, Кира Бармалеева, Самир Эрназаров, Солтан Әмирхановтан торган команда. Отрядның җитәкчесе педагог Юрий Краснов. Бәйге нәтиҗәсе буенча безнекеләр Казан һәм Чаллы командаларын гына алга җибәреп дүртенче урын алдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: