Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйнең «Яшьлек» боз сараенда фигуралы шуу буенча ярышлар узды

Яшь спортчылар шомарып килә.

10-11 апрельдә «Яшьлек» боз сараенда фигуралы шуу буенча классификацияле  «Кубок Яшьлек» 2нче этап ярышлары узды. Ярышларда Йошкар-Ола, Оренбург, Ижевск, Уфа, Баулы, Түбән Кама, Әлмәт, Казан, Чистай,  Глазов, Алабуга, Чаллы, Зәй,  Отрадный, Ульяновск спортчылары көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча «Яшьлек» спорт мәктәбеннән 2нче яшьләр разрядлы кызлардан (2013 елда туган һәм алардан кечерәк яшьтәге) Диана Никифирова - V; 2нче яшьләр разрядлы кызлардан (2011 елда туган һәм алардан өлкәнрәк яшьтәге) Эвелина Чагаева -IV; спорт остасына кандидатлыкка   кызлардан Ангелина Маркелова - II ;  2013 елда туган яшь фигуралы шуучы кызлардан Аделина Никандрова - II; фигуралы шуучы яшьләрдән  Арслан  Морзагов - I; «Беренче адымнар»дан  Денис Умылкин - I,  Илья Утяганов II урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев