Зәй офыклары

Зәйнең яшьләр хәрәкәте лидерлары Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде

Зәйнең яшьләр хәрәкәте лидеры, эшмәкәр Александр Федоткин үзенең сайлау участогында Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты. Ул сайлау участокларында тавыш бирүнең оешкан, кеше иминлеген саклап оештырылуын билгеләп үтте.

 - Тавыш бирү илебез, балаларыбыз  киләчәге өчен кирәк. Без - Россиянең өмете һәм терәге. Мин бирегә үземнең гражданлык   бурычын үтәргә килдем, -ди Александр Федоткин.
“Аккурайд Уилз Руссия”  яшьләр хәрәкәте  лидеры Наталья Федина да сайлауда катнашуны гражданлык   бурычы дип саный.
-Сайлауларда актив катнашам. Без - яшьләрнең тавышы мөһим һәм кирәк.  Чөнки без илебез, балаларыбызның киләчәген төзибез. Һәр яшь кеше үзенең кирәкле икәнен тойсын иде, - ди Наталья Федина.   

#РоссияГолосует

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: