Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйнең юл иминлеге сагы инспекторлары автобусларны тикшерә

Билгеле булганча, республикада, шул исәптән Зәй районында, 11-20 августта  «Автобус» операциясе уза.

Аның кысаларында бу көннәрдә районның  ЮХИДИ хезмәткәрләре автобусларның техник торышы һәм пассажирларны билгеләнгән таләпләр нигезендә  йөртү  буенча  тикшерүләр үткәрәләр. Төп бурыч - хокук бозуларга юл куймау  һәм пассажирлар иминлеген тәэмин итү.

- Хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәр  документны җентекләп тикшерә. Йөртүченең  автобус белән идарә итәргә мөмкинлек бирүче «D» категорияле машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасын теркәү турында таныклык, юл кәгазе, транспорт чарасын линиягә чыгару һәм медицина тикшерүе узу турында билге, иминият полисы булуы мөһим. Тикшерүләр барышында без автобус йөртүчеләргә тагын бер кат аларның пассажирлар иминлеге өчен җаваплы булуларын искәртәбез, юлларда сак йөрүләрен сорыйбыз. Шулай ук, маршрут транспорт чараларында хәрәкәт иткәндә барлык пассажирларга да тиешле таләпләрне үтәргә һәм пассажирлар өчен билгеләнгән урыннарда булырга киңәш ителә,  - ди район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

Операция кысаларында юл хәрәкәтен күзәтү барышында узган атнада берничә кагыйдә бозу очрагы ачыкланган:  13 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган, 2 автобус техник җитешсезлекләре булган махсус тукталышка куелган. Кузгатылган административ тикшерүләр нәтиҗәләре буенча җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр чыгарылачак.

Фотолар ЮХИДИ бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев