Зәй офыклары

Зәйнең үз тарихы, үз йөзе бар

Зәй туган як тарихын өйрәнү музееның бер залында урын алган күргәзмә шулай дип аталды. Бу тема очраклы рәвештә сайланмады. Билгеле булганча, республиканың башка шәһәрләреннән аермалы буларак, Зәй даими рәвештә бер атама белән генә аталмаган, ул гасырлар дәвамында шәһәр-крепость һәм шәһәр яны, эшче поселогы, кече шәһәр дип йөртелгән, ә хәзерге вакытта шәһәр булып тора. Моннан тыш, ул Зәй волостенең үзәге, ике мәртәбә – ун ел аралыгында Зәй районы үзәге булган.

Барлыкка килгән көненнән Зәй  (1652 ел) турыдан-туры Казанга буйсынган. 1708 елдан,  Россия территориясе губерналарга бүленгәч, Зәй кече шәһәре Казан губернасының административ берәмлеге булып тора. 1744 елда Зәй - яңа төзелгән Оренбург губернасына, ә 1865 елдан Зәй кече шәһәре һәм Зәй волосте Минзәлә өязе составында Уфа губернасына керә һәм 1920 елга кадәр бу губернага карый. 1920 елда ТАССР составына керә. 1935 елдан башлап 1963 елга кадәр һәм 1972 елдан башлап хәзергәчә Зәй районы үзәге.
1956 елның язында Дала Зәе елгасының сул ярында олы төзелеш – Зәй ГРЭСы объектлары төзелә башлый. Бөтенсоюз комсомол төзелешенә СССРның төрле почмакларыннан эшчеләр агыла.  Шулай итеп, Яңа Зәй эшчеләр поселогы барлыкка килә.  Халыкның арту исәбенә озак та үтми  Зәй эшчеләр поселогы итеп үзгәртелә. РСФСР Югары Советының 1978 елның апрель Указы белән Зәй районының үзәге булган Яңа Зәй эшчеләр поселогы республика буйсынуындагы Зәй шәһәренә үзгәртелде. 2005 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Законы нигезендә “Зәй муниципаль районы” муниципаль берәмлеге барлыкка килә.
Башта авыл, аннан соң эшчеләр поселогы, ә соңыннан яңа шәһәргә бирелгән Зәй исеменең үзенә бер тарихы, үз төсе, үз йөзе бар. Без 28 ноябрьдә туган як тарихы музеена килүчеләргә Зәй тарихыннан кызыклы вакыйгларны җиткердек. Күргәзмәгә архив документаларының күчермәләре дә куелган иде. Экспозициядә төп урынны Зәй рәссамы, Россия һәм Татарстан Рәссамнәр берлеге Сергей Цыгановның “1676 елның мартында Зәй крепостена И. Л. Тургеневның килүе” картинасы алып торды.
“Каенкай” бакчасы балалары, Иске Зәй яшьләр үзәге активистлары, 1нче мәктәп укучылары, шәһәребез кунаклары да әлеге үзенчәлекле күргәзмәне бик кызыксынып карады.
Людмила Симонова, туган як тарихын өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: