Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйнең “зәңгәрсу” районында “Ишегалды бәйрәме” узды

"Ишегалды бәйрәме"нең чираттагысы Зәйнең Жуков урамы 9 һәм Тавлин урамы 28нче йортлар ишегалларында узды.

Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова ачып, алга таба да әлеге йортларда яшәүчеләрнең шулай дус-тату булып, тирә-юньне матурлап яшәвен теләде.
 

Соңгы елларда күпкатлы йортларның ишегаллары, чыннан да, күзгә күренеп үзгәрә. Йорт яннарын төзекләндерү, балалар мәйданчыклары ясап, анда атынгыч, шугалак һәм башка җайланмалар урнаштыру - үзе үк зур хезмәт.
 

Бәйрәмдә йорт ишегалларын төзекләндерүгә үзләреннән өлеш кертүчеләргә бүләкләр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хатлары тапшырылды. Актив тормыш алып баручы Борис Шаронов һәм әлеге йортлар буенча җаваплылар Валентина Филиппова һәм Ирина Хәмидуллинага “Новый Зай” район газеталарына, күп балалы дүрт гаиләгә балалар журналына язылу бүләк ителде. Шулай ук беренче класска баручы балаларга һәм йорттагы иң кечкенә сабыйларга да бүләкләр әзерләнгән иде.
 

Күңелле музыка, балалар өчен уеннар, төрле мастер-класслар, "Энергетик" Мәдәният  сарае иҗат коллективларының чыгышлары бәйрәмдә катнашучы халыкның күңеленә хуш килде.

Фотолар муниципаль район сайтыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев