Зәйнең “Күкчәчәк” балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча конкурска нәтиҗә ясадылар.
Әлеге бәйге балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен өйрәтү максатында оештырыла. Балалар бәйгедә актив катнашты, алар янгын куркынычсызлыгы темасына рәсемнәр, аппликацияләр ясаган иде. Узган атнада конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләргә Зәй янгын күзәтчелеге бүлег инспекторы Айдар Хәбибуллин бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев