72 кеше хастаханәгә салынган, 122 кеше өйдә дәвалана.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 194 яңа очрагы теркәлгән, икесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 72 кеше хастаханәгә салынган, 122 кеше өйдә дәвалана.
Казанда – 90, Кама Тамагы районында – 17, Саба районында – 16, Чаллы, Түбән Камада – сигезәр, Нурлат районында – 7, Арча районында – алты, Буа районында – биш, Азнакай, Биектау районнарында – дүртәр, Алексеевск, Апас, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Ютазы районнарында – өчәр, Лениногорск, Спас, Чистай районнарында – икешәр, Аксубай, Югары Ослан, Кайбыч, Лаеш, Минзәлә, Тәтеш, Тукай, Теләче районнарында - берәр очрак теркәлгән.
9 декабрьгә Татарстанда COVID-19ның 40 044 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 33 329 кеше терелде.
Бүгенге көнгә республикада 2 165 398 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 854 987се – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз