Республикада узган тәүлектә коронавирустан тагын ике кеше үлгән
Бу турыда Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда бу тәүлектә коронавирус инфекциясеннән 2 үлем очрагы теркәлгән. Бу юлы 1956 елгы ир-ат һәм 1930 елгы хатын-кыз коронавирус корбаны булган.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Рәсми мәгълүматлар буенча пандемия башыннан 25 мартка республикада COVID-19дан 409 үлем очрак теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев