Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә республика халкын Әтиләр көне белән котлады.
ТР Президенты әтисе Нургали Миңнеханов фотосурәтләре төшерелгән слайд-шоу тәкъдим итте. «Əтиләр көне белән! Газиз әтиләрегезнең кадерен белегез һәм хөрмәттә булыгыз, мәрхүмнәрне догаларыгызда искә алыгыз", - дип #ДеньОтца хэштегы белән язган ул ике социаль челтәрдә. Бу турыда "Татар-информ" МА хәбәр итә.
Бүген Россиядә беренче тапкыр гомуммилли дәрәҗәдә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Яңа истәлекле датаны үз Указы белән РФ Президенты Владимир Путин билгеләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз