Фаҗига Түбән Кама районында булган.
Кичә - 28 ноябрьдә Түбән Кама районы Кама Аланы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Җиңел автомобиль каршы як полосага чыгып, бензовоз белән бәрелешкән. Бәрелешү нәтиҗәсендә ике автомобиль дә кюветка төшкән.
Шаһитлар сүзләренә караганда, юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машинадагы өч кеше зыян күргән: өлкән яшьтәге ике кеше һәм хатын-кыз. Зыян күрүчеләрнең барысын да медицина учреждениесенә алып киткәннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз