Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 235 кеше йоктырган.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 235 яңа очрагы теркәлгән, өчесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 71 кеше хастаханәгә салынган, 164 кеше өйдә дәвалана.
Казанда – 107, Яшел Үзәндә – 34, Чаллыда - 25, Чүпрәле районында – 12, Биектау районында – 9, Зәй, Балык Бистәсе районнарында – алтышар, Саба районында – биш, Апас, Арча, Әтнә, Балтач районнарында – дүртәр, Кукмара, Тәтеш районнарында – өчәр, Кама Тамагы, Тукай районнарында – икешәр, Алабуга, Лаеш, Минзәлә, Нурлат, Ютазы районнарында - берәр очрак теркәлгән.
1 декабрьгә Татарстанда COVID-19ның 38 288 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 31 736 кеше терелде.
Бүгенге көнгә республикада 2 047 692 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 550 698е – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз