«Яшьлек» боз сараенда - яшь хоккейчылар өчен мастер-класс
Уенчылардан автографлар алу һәм фотога төшү мөмкинлеге булды.
7 апрельдә «Яшьлек» боз сараенда «Нефтехимик» хоккей клубы уенчылары - һөҗүмчеләр Павел Порядин, Илдар Шиксатдаров, Рафаэль Бикмуллин, сакчылар Роман Абросимов, Александр Брынцев «Яшьлек» спорт мәктәбенең яшь хоккейчылары өчен мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класстан соң автограф-сессия узды, анда яшь хоккейчылар уенчылардан автографлар алды һәм фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев