"Зәй офыклары" экологик өмәдә катнашты
Бүген "Зәй офыклары" газетасы хезмәткәрләре язгы җыештыру өмәсендә катнашып үзләренә билгеләнгән территорияне тәртипкә китерде.
Өмәдә газета коллективы һәр ел саен актив төстә тулы составта катнаша. Әйләнә-тирәбезнең чиста булуы барыбыз өчен дә күңелле.
- "Зәй офыклары" коллективы һәр елдагыча беренчеләрдән җыештыруга чыгып үрнәк күрсәтте. Безнең "Зәй-информ" хезмәткәрләренә Ялчыгол урамындагы территориядә газонны җыештыру билгеләнгән. Көннәр яхшы торганда коллективыбыз, билгеләнгән биләмәне чистартып чыгачак, - ди "Зәй-информ" җитәкчесе Гөлнара Феофанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев