Быел да мәгариф идарәсе командасына тиңнәр юк.
16-26 ноябрьдә Зәйнең "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча шәһәр беренчелеге узды.
Ярышларда җиде команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча мәгариф идарәсе командасы - җиңүче. Икенче һәм өченче урыннарны спорт идарәсе белән “Техно” командалары бүлеште. ГРЭС -IV, политехник колледж - V, “Аккурайд” - VI, "Белое золото" командасы VII урында.
Фото спорт идарәсеннән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз