Зәйлеләр Казанда узган TIMERMAN марафонында катнашты
Ак Барс Банк Казан марафоны бөтен илдән йөгерүчеләрне җәлеп итүче язгы марафоннарның берсе булып тора.
1 һәм 2 май көннәрендә Зәйдән «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШ, «Техно заводы» ҖЧШ, "Татмедиа" АҖнең "Зәй-информ" филиалы, Политехник колледжы эшче яшьләре һәм шәхси эшмәкәрләр "Казан марафоны - 2021" TIMERMAN марафонында катнаштылар.
Ак Барс Банк Казан марафоны - бөтен илдән йөгерүчеләрне җәлеп итүче язгы марафоннарның берсе. Ул җиденче тапкыр узды һәм Россиянең 67 төбәгеннән һәм 29 илдән 14 000 катнашучыны җыйды.
Зәйлеләр берьюлы берничә араны - 3, 10, 21.1 һәм 42.2 км дистанциягә йөгерүдә катнашырга теләк белдерделәр.
Дистанция трассалары Татарстан башкаласының иң матур урыннары аша салынган иде. Шулай итеп, дистанцияне йөгерүчеләргә Казаныбызның матур күренешләре белән дә хозурланырга мөмкинлек булды.
Фотолар яшьләр идарәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев