Зәй офыклары

20 һәм 21 майда Казан белән Болгарда уникаль ут тамашасы күрсәтеләчәк

20, 21 майда Казан һәм Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган уникаль ут тамашасы күрсәтеләчәк.

Казанда ут тамашасын Казан Кремле диварлары янында Меңьеллык мәйданы ягыннан Тайницкая белән Спас манарасы арасында  күрергә мөмкин булачак.
Тамашаның нигезендә татар халкына хас традицион исламның символлары һәм төп принциплары. Шоу ислам дөньясының тоткасы булган яктылык идеясен үз эченә ала. Шоу контентында Ибн-Фадланның тарихи язмалары, традицион татар шамаилләре, яктылык һәм белем чыганагы булган изге китапка сылтамалар чагылдырылган.
20 һәм 21 майда тамашаны Болгардагы Ак мәчет стеналарында күрсәтәчәкләр.
Тамашалар 20:00 сәгатьтә башлана һәм 1:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Аның кысаларында концерт, Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда өйлә намазы, Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре осталары эшләнмәләре күргәзмәсе, билбау көрәше буенча турнир, мастер-класслар һ. б. оештырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: