Зәй офыклары

“Адымнар” татар мәдәнияте клубы Зәйнең “Кояшкай”  бакчасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

“Адымнар” татар мәдәнияте клубы Зәйнең “Кояшкай”  бакчасына барып тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

"Энергетик" Мәдәният сарае каршында эшләүче “Адымнар” татар мәдәнияте клубы әгъзалары шәһәребезнең “Кояшкай” бакчасына барып, тәрбиячеләрне һәм барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.


- Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләр, сезне 27  сентябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Бүген Россиядә милләтара бәйрәм - тәрбиячеләр көне. Ул 2004 елдан бирле үткәрелә. Баланың кечкенә чагы аның дөньяны танып-белүе, шәхес буларак формалашуы өчен аеруча мөһим чор. Аның балачагының имин һәм куанычлы булуы, киләчәктә тормышта нинди юл сайлавы нәкъ менә сездән, сезнең зирәклектән, сабырлыктан, һәр сабыйның эчке дөньясын аңлый белүегездән тора. Шушындый изге хезмәтегездә бетмәс-төкәнмәс энергия, эшләрегезнең уңышлы баруын, үзегезнең һәм якыннарыгызның сау-сәламәт булуын телибез", -  диделәр "Адымнар" клубы вәкилләре үзләренең тәбрикләвендә.


Пешекчеләр, кече тәрбиячеләр, җыештыручы һәм каравылчылар да балаларның иминлеген, сәламәтлеген кайгырта, белем һәм тәрбия бирү процессында үзләреннән зур өлеш кертә.
Районыбызда балалар бакчаларына йөрергә теләк белдергән барлык балалар өчен дә мондый мөмкинлекләр тудырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: