Зәй офыклары

Бигеш авылы халкы агач утыртуны изге гамәл дип саный

Табигать - уртак йортыбыз, аны саклыйк, яклыйк, яшеллеккә күмик, диләр бигешлеләр.

Көз - агач утырту өчен кулай чор. Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Бигеш   авыл халкы да тирә-юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр.

 -Авылыбызның танылган һәвәскәр бакчачысы  Рәүф  Насыйбуллин белән без - Бигеш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Добыр  чишмәсе янында һәм балалар уен мәйданчыгында чыршы үсентеләре утырттык, - дип хәбәр итте китапханәче Айгөл Маликова.

Шунысы игътибарга лаек, Рәүф абый бу үсентеләрне үз бакчасында орлыктан үстергән булган. Үсентеләр бала кебек сизгер. Мәдәният хезмәткәрләре аны изге теләк белән  ихлас күңелдән утыртты. Игелекле эштә катнашучылар  йөгерә-йөгерә эшкә тотынды. Берәүләр җир казый, икенчеләре үсентеләр китереп тора, өченчеләре исә аларны изге теләкләрен тели-тели утырта торды. Чыршылар, һичшиксез, үсеп китәчәк.  
Табигать - уртак йортыбыз, аны  саклыйк һәм яклыйк, яшеллеккә күмик!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: