Зәй офыклары

Агымдагы елда зәйлеләр балаларына Давид, Мансур, Оливия исемнәрен кушкан

Зәй ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 5 аенда шәһәр-районда 63 бала дөньяга аваз салган, аларның 28е – малай, 35е – кыз бала.

17 сабый гаиләдә - беренче, 20се - икенче, 21е - өченче, 5се - дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләдә туган.

Зәйлеләр арасында кыз балаларга кушыла торган иң популяр исем - Милана. Малайлар арасында иң киң таралган исемнәр – Артур, Артем, Богдан.

Ата-аналар сабыйларын атаган  сирәк исемнәр: Давид, Аиша, Мансур, Ильбарс, Оливия.

5 ай эчендә 58 пар никахлашкан. Шул ук вакытта 72 пар аерылышкан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: