Зәй офыклары

Аксубайда милли көрәш буенча турнир узды

Турнир Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел уңаеннан оештырылды.

22 майда  Аксубайда 2005 елда туганнар һәм алардан кечерәкләр арасында милли көрәш буенча турнир узды. Анда Зәй спорт мәктәбе яшь көрәшчеләре катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Үз авырлыкларында Фаил Ибраһимов  һәм Җәмил Ибраһимов чемпион булды. Аларны ярышка тренер Айрат  Минһаҗев әзерләде. 

Фотолар спорт идарәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: