Зәй офыклары

Альберт Арсланов - чын ир-ат сыйфатларына ия инспектор

3 июль - ЮХИДИ хезмәткәрләре көне.

Дәүләт автоинспекциясе тарихы - һәр көнне һөнәри бурычларын намус белән башкаручы хезмәткәрләрнең тынгысыз эшен чагылдырган илебез тарихының бер өлеше.

Сигез дистә елдан артык  бу хезмәт - чын ир-атлар көчен һәм сәләтен таләп иткән,  үсеш һәм техник модернизация буенча гаять зур юл узган хезмәт ул. Эчке эшләр министрлыгына караган бу бүлекчә нинди генә исем йөртсә дә, аның төп бурычлары үзгәрмәде. Ул өзлексез транспорт элемтәсе, юлларда иминлек һәм тәртип тәэмин итәргә тиешле хезмәт булып кала.

Бүгенге көндә Зәй ЮХИДИ бүлегендә 12 хезмәткәр эшли. Аларның һәркайсы аерым юнәлеш өчен җавап бирә. Инспекторларның эше юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә оператив-профилактик эш, контроль, күзәтчелек һәм рөхсәт функцияләрен үти, законлылык, кеше хокукларын хөрмәт итү принципларына туры китереп төзелә.

Альберт Дамир улы Арсланов – Зәй ЮХИДИ бүлекчәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү бүлеге инспекторы, полиция лейтенанты.

Әлмәт егете Альберт Арсланов армия сафларында хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, язмышын Зәй белән бәйли. Ул юл-патруль хезмәтендә стажер була, соңыннан инспектор вазифасын үти башлый.

Хәзер ул теркәү бүлегендә хезмәт куя, авто һәм мототранспортны теркәү белән шөгыльләнә. Бу эш документларны төгәл тутыру белән беррәттән, кешеләр белән уртак тел таба белеп, тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүне дә күздә тота. Әлбәттә,  Альберт Дамирович шәһәр һәм районда узучы рейдлардан, кизү торудан да читтә калмый. Эшен ярата, хезмәттәшләрен хөрмәт итә ул.

- Безнең ЮХИДИ бүлеге коллективы бердәм һәм максатчан эшли. Барлык офицерлар да үз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаралар, эшкә намус белән карыйлар. Алар барысы да оператив рәвештә карарлар кабул итәргә һәм катлаулы һәм экстремаль хәлләрдә эш итәргә сәләтле. Киләчәктә дә шулай эшләрбез дип уйлыйм, - ди хезмәттәшләре турында Альберт.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Альберт Арсланов әлегә өйләнмәгән. Яшь белгеч намуслы хезмәте, кешеләргә уңай мөнәсәбәте белән хезмәттәшләре ихтирамын казанган инде.

“Сез машина йөртүчеләргә нинди теләкләр җиткерер идегез?” – дигән сорауга Альберт Арсланов болай дип җавап бирде:

– Беренче чиратта  автомобильнең техник торышын күзәтеп торырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырам. Исегездә тотыгыз: юл хаталарны кичерми, юлда беренче булып булмый. Юл хәрәкәтендә катнашучылар бер-берсенә  хөрмәтле булганда, күңелсез хәлләр булмаячак.

Фото ЮХИДИ бүлегеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: