Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Александр Исаков: Аклы-каралы элеккеге фотолар безгә чорны күзаллау мөмкинлеге бирә

Фото сәнгатенә - 195 ел.

Быел Жозеф Нисефор Ньепс тарафыннан 1826 елда ясалган беренче фотосурәткә 195 ел тулды. Әлеге фото “Ле Гра тәрәзәсеннән күренеш” дип атала. Снимок кургаш пластиналы обскур-камера ярдәмендә эшләгән. Экспозиция 14 сәгать дәвам итә. Ә беренче төсле фотоны 1861 елда инглиз физигы Джейм Клерк Максвелл эшли. Фото  "Шотландка тасмасы” дип атала.

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее директоры Александр Исаков сөйли:

- Фотография ясауны уйлап табу аркасында кешелек дөньясы тарихи вакыйгаларны документлаштыруның тагын бер мөмкинлегенә ия була. Шулай итеп, фиксация безнең тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде. Фотога төшерү технологиясе дә камилләшә: пластинадан - пленка, аннан соң санга (цифрга) күчелә. Фотоларның сыйфаты да яхшыра. Шулай да, нәкъ менә элекке фотосурәтәләр аркасында без кешеләрнең, шәһәр һәм авылларның нинди булуын күрә алабыз. Аклы-каралы элекке фотолар гына безгә чорны күзаллау мөмкинлеге бирә.
Безнең музейның фотолар архивында бихисап күп фотолар саклана һәм алар яңалары белән тулылана бара. Алар арасында иң элеккеге фото да бар. 1917 елгы революциягә кадәр ясалган бер фотода купец Яков Никифорович Бекетовның Базар урамындагы (хәзерге Орджоникидзе урамы) лавкасы сурәтләнгән. Әлеге бина бүгенге көнгә кадәр сакланган, әмма танымаслык булып үзгәртелгән. Кызганыч, фотоның авторы билгеле түгел.
Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы чорларда Зәйдә фотога төшерү эше белән Петр Васильевич һәм Александра Константиновна Чернышёвлар, Владимир Алексеевич Асафов шөгыльләнгән. Алар ясаган фотоларда без зәйлеләрне гаилә әгъзалары, хезмәттәшләре, дуслары, сыйныфташлары янында күрәбез.
Аеруча Бөек Ватан сугышы ветераны, элекке хәрби комиссар, укытучы, рәссам, сынчы һәм фотолар ясаучы Михаил Александрович Головны әйтеп үтәсе килә. Ул музейга үзенең бөтен фотоархивын тапшырды. Аның фотоларында 1960 елга кадәр сакланган Иске Зәй биналары, ГРЭС төзелеше этаплары чагыла.
Музей фондында шулай ук сугыш һәм педагогик хезмәт ветераннары Николай Максимович Алтынник һәм Александр Степанович Лопатинның шактый фотолары саклана.
1960-2000 еллар һәм бүгенге көндә шәһәр һәм районыбыз фото елъязмасын тулыландыруга Әхтәм Мәрданов, Радик Әминов, Арсентий Садовников, Рәйса Закирова, Александр Лопатин, Илдус Сәмерханов, Руслан Мортазин, Рамил һәм Рәфыйк Зәйнуллиннар, Юрий Краснов, Борис Князев кебек фото төшерү осталары, фотокорреспондентлар, фоторәссамнәр зур өлеш кертте.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев