Зәй офыклары

Апач авылының тырыш эшмәкәре игенчелек белән дә, терлекчелек белән дә шөгыльләнә

Бохарай - иң беренчеләрдән булып фермерлык эшчәнлеген башлаган җирлекләрнең берсе. Апач авылында яшәүче Гомәр Галиуллин - шуларның берсе.

Аның игенчелек юнәлешендә эшчәнлек алып баруына ике дистәгә елга якын. Тора-бара ул терлекчелек белән дә шөгыльләнә башлый. Аның карамагында барлыгы 380 гектар җир бар. Ул анда ел саен арпа, бодай, рапс, күпьеллык үлән чәчә. Машина-трактор паркында исә икешәр “МТЗ-1221”, “ДТ-75” тракторы, бер “СК-5 «Нива» комбайны исәпләнә. Узган ел басулары яхшы уңыш белән сөендергән булган.
- Агымдагы ел борчу тудыра, гектарыннан уртача 10 центнер уңыш булмасмы дигән өметтә мин, -ди Гомәр Галиуллин.
Фермер программалардан уңышлы куллана. Моннан өч ел элек ул гаилә фермаларына ярдәм буенча дәүләт программасына кереп, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Ә моннан ике ел элек «Терлекчелектә гаилә фермалары үсеше» программасы кысаларында 150 баш үгезне ашату өчен шактый күләмдә акча алды. Аның хуҗалыгында өч кеше хезмәт куя. Урып-җыю эшләре тәмамлануга фермер яңа үгезләр алырга җыена. Фермер ит продукиясе белән “Энергетик” Мәдәният сарае каршында оештырылган ярминкәләр һәм “Зәй” агросәнәгать паркында сәүдә итә. Терлекләргә азыкны үз басуыннан әзерли.
Гомәр тумышы белән Апач авылыннан, кечкенәдән әти-әнисе Гамир ага белән Закирә апага хуҗалык эшләре, терлек абзарларында терлек карашып үсә. Мәктәпне тәмамлап, армия хезмәтенә алына. Зәйдә машина йөртүче булып эшли. Ә туган авылы аның исеннән гел чыкмый. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, дип юкка әйтмиләр. Гомәр Апачка кайтып, үз эшен булдыра. Тырыш, үҗәт дими ни дисең аны. Авылдашлары аны ярата. Бары җылы итеп сөйли.
-Гозер-үтенечебезне беркайчан аяк астына салып таптамый, булдыра алганча булышлык итә. Быел печәнгә кытлык, ярдәм итә алмассыңмы диюгә, түкләп печән кертте. Ашлык, фураж белән дә булыша, -ди Хәнифә апа Миннегулова.
Кышын исә техникалары белән авыл урамы, юлларны ача икән.
Әти-әнисе тигез картлык кичерә. Бу көннәрдә әтисе Гамир аганың 90 яшьлек юбилеен билгеләп узганнар. Балалары, туганнары бергә җыелып бәйрәм иткәннәр. Гомәр ата-анасы өчен үлеп тора, туганҗанлы да, әтисе гомер бәйрәмен оештыруда башлап йөргән. Әтисе исә улы, аның җир эше белән мәшгуль булуына, авыл дип яшәвенә сөенә.
Гомәр кебекләр күбрәк булса иде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: