Зәй офыклары

Зәй ишегалларын заманча итү турында фикерләштеләр

Быел Зәйдә “Безнең ишегалды” президент программасы буенча 53 ишегалды төзекләндереләчәк.

Агымдагы елда  Безнең ишегалды президент программасы кысаларында район-шәһәрдә 53 ишегалды программага керде. Шуның 8е - авылларда, шулай ук бистәләрдә. Ишегалларында төзекләндерү эшләре башланды инде. Безнең ишегалды президент программасы кысаларында  төзекләндерү эшләренә Зәй районына 170 миллион сум акча бүлеп бирелде.

ТР шәһәрләре үсеше институты”  фонды  яшь белгечләре бу көннәрдә Зәйдә.  Архитекторлар урыннарда быел программага кергән ишегаллары биләмәләре белән таныша.

 17 майда алар Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар белгечләре, торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре, төзекләндерү эшләренә җаваплы затлар белән очрашты.

Алар  очрашуда концепция эшләнмәләре тәртипләре, төзекләндерү эшләре этаплары һәм башка аспектлар белән таныштырды.

"Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыру буенча халык белән очрашып аралашу, сөйләшү, фикер алышу да булды.

Айгөл Яруллина һәм Айдар Йосыпов фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: