Зәй офыклары

Айдар Фатыйхов: Диспансеризация узу кирәк

Зәйдә диспансеризация узу ничек бара? Ул ничек оештырылган? Бу турыда район үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов аңлатма бирде.

Яңа коронавирус инфекциясе безнең яшәү рәвешебезгә ныклы үзгәрешләр кертте. Үз сәламәтлегебезне кайгыртуга этәргеч бирде. Бүгенге көндә ковид нәтиҗәләре беренче планга чыкты. Аеруча коронавирус йоктырып авырганнар һәрвакыт тикшеренү узарга, табибларның игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Зәй районында диспансеризация узу ничек бара? Ул ничек оештырылган? Болар һәм башка сораулар белән без район үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйховка мөрәҗәгать иттек.


- Айдар Мөхәммәтнурович, диспансеризация ни өчен кирәк?
- Диспансеризация узу – авыруны иртәрәк стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә. Әлеге медицина тикшеренүен 18 яшьтән башлап һәр гражданин өч елга бер тапкыр үтәргә тиеш. 45 яшьтән өлкәннәрне ел саен профилактик медицина тикшерүе узарга чакырабыз. Аның буенча шулай ук күп кенә тикшерүләр, анализлар тапшыру каралган. Гомумән алганда, диспансеризация нәтиҗәсендә инвалидлыкка, иртә үлемгә китерә торган хроник яисә кискен авыруларны ачыклау күздә тотыла. Ә бит район буенча 24 меңгә якын пациент хроник авыру белән исәптә тора.


- Узган елдагы диспансеризация нәтиҗәләре ничек?
- Бүгенге көндә беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары тора. 48 процент зәйлегә шул диагноз куелган. Икенче урында - онкологик авырулар. Диспансеризация дәвамында шешләр ачыклау очраклары да булды. ФГДС сүзен ишетүгә, халык нишләптер куркуга кала. Бу тикшерү юлы белән үңәч, ашказаны һәм эчәк авыруларын, шул исәптән яман шешне кисәтеп була. Узган еллардагы диспансеризация нәтиҗәләренә килгәндә, мондый тикшерү язва, ашказаны шешләре (полип), ашказанындагы яман шешне башлангыч стадиясендә ачыкларга мөмкинлек бирде. Хатын-кызлардагы сөт бизе яман шеше кебек үк, ашказаны шешен дә беренче стадиядә дәвалап була.


- Зәйлеләр тикшеренү үтү өчен кайда мөрәҗәгать итәргә тиеш?
- Моның өчен гражданнарга үзләренең участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул тикшеренү үтүнең тәртибен аңлата. Диспансеризация тулысынча бушлай үткәрелә. Даими рәвештә медицина тикшеренүе үтү авыруларны, аеруча бүгенге көндә киң таралган йөрәк-кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы) авыруларын ачыкларга мөмкинлек бирә.
Диспансеризацияне вакытында үтү һәркемгә авыруны иртәрәк ачыклау мөмкинлеге бирә. Дәвалау нәтиҗәле булганда, авыруларны булдырмый калырга мөмкин. Үз саулыгыбызга үзебез битараф булмасак иде!

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: