Зәй офыклары

Айдар Фатыйхов: Фейкларга ышанмаска, мәгълүматны рәсми чыганаклардан алырга кирәк

Район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов безнең социаль челтәрләрдә Сovid-19 белән бәйле иң еш бирелә торган сорауларга җавап бирде.

- Айдар Мөхәммәтну-рович, зәйлеләр табиблар-ның аз булуына, шуның нәтиҗәсендә поликлиника коридорларында зур чиратлар хасил булуына, табибка күренү өчен берничә сәгать чиратта утыруларына зарлана. Хәзер аеруча ОРВИ авыруы кискенләшкән чор. Ни өчен шундый ситуация күзәтелә?


- Кадрлар мәсьәләсе Зәй районында һәрвакыт катлаулы булды. Күп еллар дәвамында районда табиб-лар белән тәэмин ителеш 47 процент тәшкил итә. Бу - тотрыклы күрсәткечләр. Быел без кайбер табибларны лаек-лы ялга озаттык, кайбер табиблар яшәү урынын алыштырды. Мондый факторга без йогынты ясый алмыйбыз. Шулай ук быел үзәк дәваханәгә 3 яшь табиб эшкә кайтты, бу көннәрдә тагын бер яшь табиб эшкә урнашып йөри һәм бер яңа терапевт эшкә керешәчәк. Әмма мәсьәләнең башка ягы да бар. Йогышлы авырулар бүлегендә койкалар саны арттырылды. Шуңа бәйле рәвештә, анда эшләүче табиблар штаты да артты. Ә безгә бу максатларга чит шәһәрләрдән табиб-ларны җибәрмиләр, шуңа күрә без үз кадрларыбызны эшкә җигәбез. Болар барысы да поликлиникада халыкны кабул итүдәге хәлне катлауландыра, стационарга һәм дәваханәнең башка бүлекчәләренә дә йогынты ясый. Массакүләм инфекция - безнең өчен зур йөкләнеш, чөнки эпидемия вакытында чирләүчеләр саны күпкә арта. Һичшиксез, без дару препаратлары белән тәэмин ителдек, бүлекчәдә кислород уздырылды, яхшы ремонт ясалды, әмма, кызганычка каршы, кадрлар кытлыгы кала.


- Кешеләр узган ел безнең районда Сovid-19 авыруы белән күрсәткечләрнең түбән булуы, ә быел бюджет өлкәсе һәм предприятиеләрнең күп кенә хезмәткәрләре прививка ясатса да, ни өчен авыручылар санының артуы күзәтелә дип сорыйлар. Бу нәрсә белән бәйле?


- Бу бик дөрес сорау. Тик, әйдәгез, узган ел шәһәргә керү-чыгуда чикләүләр кертелүен, массакүләм чаралар уздырылмавын, кешеләрнең саклык чаралары күрүен искә төшерик. Күпләр инфекция йоктырудан куркып, куркынычсызлык чараларын күрделәр. Әмма хәзер моңа күпләр ияләнде һәм чир йоктырудан курыкмый башлады. Теләсә кайсы кибеткә керегез, битлек кимәүчеләр очрый яки аны кайберәүләр кемдер кушкан-тикшергән өчен генә кия. Хәзер коронавирусның һиндстан штаммы барлыкка килде. Һәм күпләр боларның барысын да белә торып, чир йоктырып, дәваланмыйлар. Безгә 14 көн дәвамында өйдә дәваланган пациентлар килә, алар хәлләре авырая башлагач кына ашыгыч ярдәм чакыртканнар, без андыйларны дәваханәгә түгел, ә шунда ук бик авыр хәлдә реанимациягә салабыз. 2-3 тәүлек эчендә кеше “янып бетә”. Беренче чиратта сәламәтлегең һәм тормышың өчен җаваплылыкны үз өстеңә алырга кирәк. Без төрле пациентлар белән очрашабыз. Вакцина ясатмаучылар, үз хәлләрендә медицина хезмәткәрләрен гаепләүчеләр дә бар. Терапевтның сез вакцина ясаттыгызмы, дигән соравына күпләр агрессия белән җавап бирә. Еш кына без нигә бу турыда миннән сорыйсың, син, әйдә, дәвала, мине стационарга сал, миңа бушлай дарулар бир, дигән җавапларны ишетәбез. Ә сәламәтлек өчен җаваплылык кайда? Үз сәламәтлеге өчен гражданин үзе җавап бирә һәм бу турыда 323нче федераль законда төгәл язылган.


- Вакцинаның нәтиҗәле-легенә бар кеше дә ышанып бетми һәм алар прививка ясатучылар да авыр формада чирли дип саный. Кайберәүләр мондый мәгълүматларны бер-берсенә җиткерә, хәтта социаль челтәрләрдә бу турыда комментарийлар да калдыра. Коронавирустан вакцина ясатучылар арасында чир йоктырып, аны авыр формада кичерүчеләр бармы?


- Нигәдер кешеләр мәгълү-матны рәсми чыганаклардан алырга теләми. Вакцинаның нәтиҗәлелеге 92 проценттан артык тәшкил итә. Әйе, вакцинацияләнүчеләр арасында 8 процент авырый, ләкин алар авыруны җиңел формада кичерәләр. Бу очраклар безнең районда да теркәлде. Шундый бер очракны мисалга китерәм, хатыны вакцина ясатып, авыруны җиңел формада кичерде, ә аның ире прививка ясатмаган булган, ул реанимациядә авыр хәлдә ятты. Әйе, кешеләр бер-берсе белән аралаша. Шунысы кызык, алар фактларны каян ала? Без районда Сovid-19 белән авыруның барлык очракларын теркәп барабыз. Сәламәтлек саклау тармагы, Роспотребнадзор хезмәткәрләре вакцина ясаганнан соң килеп чыккан очракларны теркәп нәтиҗә ясый.

- Бер кеше шундый комментарий калдырган, имеш прививкадан күпләр үлә, кан куерып, инфаркт була...


- Мин тикшерелмәгән мәгълүматны биргән әлеге кеше белән аралашыр идем. Әмма бу ялган мәгълүмат һәм вакцинация программасын дискредитацияләү дип саныйм. Мин кардиолог булып эшлим һәм пациентларны кабул итәм. Шушы көннәрдә бер пациент прививка ясатуын һәм бер начар әйбер дә күзәтелмәвен гаҗәпләнеп сөйләде. Күз алдына китерегез, ул тискәре нәтиҗәләр көткән... Шундый очраклар да була, гаиләдә Сovid-19дан берьюлы берничә кеше үлә. Зәйдә дә андый очраклар бар. Авырып китүчеләрнең барысы да вакытында прививка ясатмаган. Бу - фактлар.

- Ни өчен антитәнчекләргә анализлар тапшыру түләүле?


- Чөнки бу гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасына керми. Моннан тыш, Бөтендөнья сәламәтлек сак-лау оешмасы хәбәр иткәнчә, G һәм M антитәнчекләре күрсәткечләренең Сovid-19дан иммунитетка бернинди катнашы да юк.

- Кайбер кешеләр район үзәк дәваханәсендә ни өчен вирусолог юк икән дип кызыксына...


- Миңа да вирусолог консультациясен оештырырга таләп иткән кешеләр килде. Мин аларга дәваханәдә вирусолог белгечлеге каралмаган һәм республика клиник дәваханәсендә дә алар юк, дип җавап бирәм. Вирусолог-лар фәнни-тикшеренү институтларында эшли.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: