Зәй офыклары

Айдар Фатыйхов: Коронавирусның яңа дулкыны булган очракта без өстәмә койкалар булдырырга әзер

Зәй район үзәк дәваханәсенең баш табибы COVID-19ның яңа дулкынына әзерлек турында сөйләде.

Яңа ел башыннан 17 гыйнварга кадәр Зәй районында COVID-19ның 6 очрагы ачыкланган, бүгенге көндә стационарда - 8 кеше, 1985 елгы бер кеше реанимациядә ята.
- COVID-19ның яңа дулкыны көтелә. Бу омикрон булыр, дип төгәл генә әйтеп булмый. Башка төбәкләрдә чирнең артуы күзәтелә, шуңа күрә ул, мөгаен, Зәйгә дә килеп җитәр, чөнки кешеләр аралашалар, йөреп торалар. Омикрон җиңелрәк кичерелә дигән фараз бар, әмма мин хәлне гадиләштереп, бу авыруның җитдилеген киметмәс идем. Авырулар арасында һәрвакыт чирне бик авыр кичерүчеләр булачак. Эпидемиологик процесс бер юлы бик күп кеше авыруы белән куркыныч та инде. Авыруны уртача һәм авыр дәрәҗәдә кичерүче кешеләрнең бер өлеше дәваханәгә салыначак һәм бу - безнең сәламәтлек саклау өлкәсенә зур йөкләнеш була дигән сүз. Бу очракта без үз көчебезгә һәм булган мөмкинлекләребезгә таянырга тиеш. Без моңа, һичшиксез, әзер. Бу очракта без шактый мобиль һәм, кирәк булса, өстәмә койкалар булдырачакбыз. Дәвалау ысулларын беләбез, препаратлар амбулатор дәвалау өчен дә, стационарда да бар, - диде Зәй район үзәк дәваханәсенең баш табибы Айдар Фатыйхов.
Айдар Мөхәммәтнурович билгеләп үткәнчә, Зәйдә 65,4 процент халык COVID-19дан вакцина ясаткан һәм моның уңай нәтиҗәсе бар.
- Хәзер кешеләрдә пандемия башында күзәтелгән вакцинациягә карата курку хисе юк, - диде Айдар Мөхәммәтнурович.
Баш табиб халыкны COVID-19дан прививка ясатырга чакырды һәм вакцинация үткәрү схемасы элеккечә кала, дип хәбәр итте. Вакцинация алдыннан гражданнар анкета тутыралар һәм терапевт тикшерүен үтәләр.
Ревакцинация дүрт урында үткәрелә - Зәй район үзәк поликлиникасында, Яңа шәһәрнең “Салават күпере” поликлиникасында, Иске Зәй һәм Мирный табиб амбулаторияләрендә. Халыкны кабул итү көн саен (шимбә көнне төшкә кадәр), кичке сәгатьләрдә дәваханәнең кабул итү бүлмәсендә алып барыла. Моннан тыш, күчмә бригада авыл җирлекләрендә, оешма- предприятиеләрдә прививка ясый.
Баш табиб сүзләренә караганда, әлегә Зәйдә грипп очрагы теркәлмәгән. Белгеч моңа эпидемиягә каршы чараларны үтәү, битлекләр кию дә уңай тәэсир итә, дип аңлата. Шулай олылар, балалар арасында да кискен респиратор вируслы инфекция белән авыру очраклары бар.

Айгөл Яруллина фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: