Зәй офыклары

Айдар Фатыйхов: Вируслы кешеләр тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыра

Атна саен диярлек район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов белән күрешеп, кононавирус инфекциясе йоктыру статистикасы, ковидка каршы вакцина ясату проблемалары турында сөйләшү традициягә әверелде. Бүген баш табиб белән чираттагы очрашу булды.

-Айдар Мөхәммәтнурович, шәһәр-районда ковид белән бәйле вазгыять нинди?

 

-Хәл, әлбәттә, киеренке. Агымдагы ел башыннан районда 196 кешегә ковид диагнозы куелды. 2020 елда  авыручылар 10 иде.Соңгы вакытта ОРВИ йоктырып авыручылар артты. Хәзерге вакытта амбулатор дәвалауда 800гә якын кеше исәпләнә. Шуның 469ы - балалар. 172 кеше пневмония белән шулай ук өйдә дәвалана. Район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә бүгенге көндә пневмония белән 27 кеше ята, шуның 4се авыр хәлдә реанимация бүлегендә.

 

-Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату ничек бара?

 

-Ковидка каршы прививка ясау дәвам итә. Бүгенге көнгә вакцинаның беренче компонентын 25600 кеше ясатты, бу -76 процент. Әлбәттә, мактанырлык сан түгел. 60 яшь  һәм аннан өлкәнрәк кешеләрнең  прививка ясатуга битараф булуы борчу тудыра. Без шәһәрдәге бер йортта яшәүчеләр буенча анализ үткәрдек. Биредә яшәүче  257 кешенең 70тән артыгының  прививка ясатмаганлыгы ачыкланды.

Кайбер  зәйлеләр әле һаман прививка ясатудан читләшә. Мондый категория кешеләр авыру миңа кагылмас дип фикер йөртә. Алар нык ялгышалар. Алар үзләре дә сизмичә вирус таратучылар булырга мөмкин. Димәк, алар тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыра.

 

-Ковид, аның нәтиҗәләре белән үлүчеләр турында статистика мәгълүматлары ниндирәк?

 

-Быелгы сезонда пневмониядән октябрь аенда 29, ноябрьдә 16 кеше үлде. Кызганыч, декабрь башында да үлүче бар. Кайберәүләр, авырып, өйдә яталар, табибка мөрәҗәгать итмиләр, үз белдекләре белән дәваланалар. Дәваханәгә алып килгәндә, андыйларны коткарып калып та булмый. Шуңа күрә авырып китсәгез, тән температурасы күтәрелсә, кичекмәстән табиб чакыртыгыз, яисә дәваханәгә мөрәҗәгать итегез.

 

-Медотвод буенча яңалык турында берничә сүз..

 

 

-25 ноябрьдән бер елга бирелгән медотводлар гамәлдә түгел. Яңа таләпләр буенча  хәзер һәрбер  очрак (медотвод) аерым бәяләнә һәм  QR-код билгеле бер срокка бирелә, иң күбе - бер айга.

-Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Әнвәр Нәбиуллин эштән киткән икән, дигән хәбәрләр таралды. Бу дөресме?

 

-Юк, дөрес түгел. Ул чираттагы ялда.

 

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: