Зәй офыклары

Айрат Фәррахов зәйлеләрне кабул итте

Бүген Россия Федерациясе Дүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышлык итү мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе урынбасары Айрат Фәррахов Зәйгә килде.

Ул районыбызга эшлекле сәфәр белән килгән ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белән белектә төрле эшлекле чараларда катнаша. 
Айрат Фәррәхов башта шәһәрнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә зәйлеләрне шәхси сораулары буенча кабул итте. 
Кабул итү башланганчы ул китапханә белән танышты, биредәге эшләүче декоратив- гамәли сәнгать эшләреннән оештырылган күргәзмәләрне карады. 
Кабул итүдә район үзәк дәваханәсенең кадрлар бүлеге башлыгы Марина Зиннәтуллина сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемалар, аерым алганда, дәвалау учреждениесен кадрлар һәм торак белән тәэмин итү, мәктәпне тәмамлаучылар арасыннан медицина югары уку йортарында максатчан укытуга районга бирелүче квоталарны арттыру һәм кайбер башка мәсьәләр буенча мөрәҗәгать итте. 
Кабул итүдә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: