Зәй офыклары

Белгеч аңлата: Кулланучыга хокуклары бозылса, ничек эш итәргә?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама органы белгече Эльмира Милочкина аңлатма бирә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы адресына агымдагы ел башыннан 4 мөрәҗәгать кергән. Әлеге мөрәҗәгатьләр бер үк сатучыга карата кухня гарнитуры һәм матрас сату-алу килешүе буенча йөкләмәләрне үтәмәве буенча.
Мөрәҗәгатьләр һәм документлардан күренгәнчә, гражданнар белән мебель яки матрас сатып алуга килешү төзелгән. Әмма килешүдә күрсәтелгән срокта товар кулланучыларга тапшырылмаган һәм сатып алучылар сату-алу килешүен өзү һәм алдан түләү сыйфатында кертелгән акчаны кире кайтару турында таләп куярга мәҗбүр булган. Оешма тарафыннан кулланучыларның таләпләре канәгатьләндерелмәгән. Шуңа күрә кулланучылар хокукларын яклау өчен Түбән Кама җәмәгать судына 2 дәгъва гаризасы тапшырылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча акчаны кире кайтару турында карар чыгарылган.
- Сатучы тарафыннан сату-алу килешүендә билгеләнгән алдан түләнгән товарны тапшыру срогы бозылган очракта, сатучы кулланучыга товарны алдан түләү суммасының яртысы күләмендә срогы чыккан һәр көн өчен неустойка (пеня) түли. Кулланучы тарафыннан алынган неустойка (пеня) суммасы товарга алдан түләү суммасыннан артып китә алмый. Шул ук вакытта кулланучы шулай ук сату-алу килешүендә билгеләнгән алдан түләнгән товарны тапшыру срогын бозу аркасында үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокук-лы. Товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару һәм чыгымнарны тулысынча каплау турында кулланучының таләпләре сатучы тарафыннан тиешле таләп куелганнан соң ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Шулай итеп, килешү буенча товарны тапшыру сроклары бозылган очракта, кулланучылар неустойканы түләү һәм чыгымнарны каплау турында таләпләр куярга хокуклы, - дип аңлатма бирә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама органы белгече Эльмира Милочкина.
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча нигезләмә нигезендә алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре гомуми юрисдикция судларында катнашырга хокуклы. Без судта, өченче зат буларак, кулланучының хокукларын яклыйбыз, ди Эльмира Милочкина.
Претензия, яисә дәгъва язуын тутыру буенча ярдәм күрсәтү, тулырак консультация алу өчен зәйлеләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Зәй шәһәре, Казан урамы, 8нче йорт, телефон: 8(85558) 3-54-02.
Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә "ышаныч телефоны” да эшли. Аның буенча коррупциячел юнәлештәге фактлар турында (ришвәт таләп итү, дәүләт хезмәтләре күрсәткән өчен законсыз түләү таләп итү һ.б.) мөрәҗәгать итәргә була. Телефон: 8-987-296-68-93. Шулай ук Түбән Кама территориаль органы фойесында "ышаныч тартмасы" урнаштырылган һәм интернет аша кабул итү дә алып барыла.

Айгөл Яруллина фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: