Зәй офыклары

Белгеч аңлатма бирә: Кем хаклы - сатып алучымы, сатучымы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгеч-эксперты Эльвира Милочкина аңлатма бирә.

Шәһәр базарындагы сәүдә ноктасында бер ханым сапоги сатып алганнан соң, икенче урында тагын да яхшырак модель күреп, алган товарын сатучыга кире кайтарырга уйлый. Тик аның үтенечен сатучы кире кага. Бу очракта кем хаклы, сатып алучымы яки сатучымы?
Закон нигезендә кулланучыга азык-төлек булмаган товарны, аның формасы, фасоны, төсе, комплектациясе туры килмәгән очракта, шундый ук товарга алыштыру хокукы каралган. Бары тик сатып алучыга ошаган товар булмаган очракта гына аның акчасы кире кайтарылырга тиеш.
Кулланучының товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару таләбе товарны кире кайтарганнан соң өч көн эчендә канәгатьләндерелә.

Текстиль сату үзенчәлекләре

Урын-җир - һәр йортның мөһим элементы. Сәламәт йокы һәр кеше өчен бик кирәк. Яхшы йокы эшкә сәләтле булуга, кәеф күтәренкелегенә турыдан-туры бәйле.
Безнең йокы сыйфатына матрасның уңайлы булуы, мендәрләр, юрганнар һәм, әлбәттә, тукымалар йогынты ясый.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463нче карары белән сыйфат стандартларына туры килгән һәм җитешсезлекләре булмаган һәм алыштырырга тиеш булмаган товарлар исемлеге расланды. Трикотаж һәм теккән әйберләр әлеге исемлеккә кертелгән. Мондый эшләнмәләргә эчке кием, оек-оекбаш эшләнмәләре, тегелгән кием-салым, трикотаж әйберләре керә. Урын-җир әйберләре бу исемлектә телгә алынмый, димәк, аны алыштыру яисә кибеткә кире кайтару каралган. Моның өчен сатып алучыга кирәк булган кайбер формаль процедураларны үтәү зарур. Барыннан да элек, товарны сатып алган көнне санамыйча, ундүрт көн эчендә кибеткә аны алыштыру яки кире кайтаруга язмача дәгъва бирергә кирәк. Кире кайтарыла торган урын-җир әйберсе яхшы хәлдә булсын, аны файдалану эзләре һәм билгеләре булмаска, шулай ук бирка, ярлык-лар сакланган булуы зарур. Язмача претензиягә хуҗалык итүче субъект җавап бирергә тиеш. Сәүдә кагыйдәләрендә бу хакта элек күрсәтелмәгән иде.

Кайчагында сатучы белән сатып алучы уртак фикергә килә белергә тиеш. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына бер ир-ат шәһәр кибетендә җиңел автомобиль өчен трансмиссия подшипнигы сатып алу уңаеннан мөрәҗәгать итте. Сервис үзәгендә подшипник куйган вакытта размеры туры килмәвен ачыклаганнар.
Эльвира Милочкина аңлата:
Берничә көннән соң кулланучы кибеткә товарны алыштыру таләбе белән мөрәҗәгать иткән, әмма сатучы товарга тикшерү үткәрергә кирәклеген әйтә, чөнки кибеттә товарның куллануда булуына шик барлыгын әйтәләр. Сатучылар бер атнадан соң кулланучыга шалтыратып, товарны алмаштырудан баш тартулары турында хәбәр итәләр. Кулланучы моның белән килешми, товар кулланышта булмады һәм бу мөмкин дә түгел иде, дип бара.
Әмма территориаль органга мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр унбиш көннән артык вакыт уза. Проблеманы закон нигезендә хәл итүгә подшипникны тапшырганда сатучыга нинди дә булса документлар бирелмәгән факт комачаулый. Димәк, сатучыга товарны алыштыру таләбе белән мөрәҗәгать итү көнен билгеләү мөмкин түгел, чөнки сөйләшү-аралашу телдән генә була.
Менә шулай - сатып алучыларның законнарны, үз хокукларын белмәүләре аркасында мондый хәлләр булып тора.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының 25нче маддәсе нигезендә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны сатып алган көнен санамыйча, ундүрт көн дәвамында, алмаштырырга хокуклы.
Шул ук вакытта сатучылар еш кына сатып алучыга тиешле сыйфатта булган азык-төлек булмаган товарны тиешле вакыт чыкса да алыштыралар. Бары тик кайчагында сатучы белән уртак фикергә килә белергә кирәк.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: