Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Белгеч иминиятләштерү акчасын кире кайтаруны аңлата

“Кулланучылар кредиты (заем) турында” Федераль законның 7нче һәм 11нче маддәләре һәм «Ипотека (күчемсез милек залогы) турында» Федераль законның 9.1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында" Федераль закон 2020 елның 1 сентябреннән үз көченә керү сәбәпле, кредитны вакытыннан алда түләп бетергәндә, кредит алу өчен кирәк булган полисның иминият суммасының бер өлешен кире кайтарырга мөмкин.

Элек тә мондый акча кире кайтарылган, әмма тик суд аша гына. Бу эштә күп нәрсә килешү шартларына һәм кредит алучының позициясенә бәйле. Хәзер кредит алучыга иминият акчасын законлы рәвештә кире кайтару мөмкинлеге барлыкка килде.
"Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законда кулланучыга товарның яки хезмәт күрсәтүнең бәясе хәбәр ителергә тиеш.
Кредит алган һәм шул ук вакытта шәхси иминият килешүен рәсмиләштергән теләсә кайсы граждан, әйтик, тормышын, сәламәтлеген иминиятләштергән, ә аннары вакытыннан алда банкка бөтен сумманы кире кайтарган очракта иминият премиясенең бер өлешен кире кайтаруга хокуклы. Әгәр элек моның белән проблемалар булса, хәзер бу процесс уңай хәл ителә. Хәзер банклар, кредитны вакытыннан алда түләп бетергәндә, заемчыга иминият премиясенең бер өлешен иминият килешүе тәмамланганчы калган вакытка пропорциональ рәвештә кире кайтару турында гариза язарга тәкъдим итә.
Иминият премиясенең бер өлешен түбәндәге шартларда кире кайтарырга мөмкин:
- иминиятләштерү килешүе 2020 елның 1 сентябреннән дә иртәрәк төзелмәгән очракта;
- иминиятләү ирекле һәм кредит алган вакытта рәсмиләштерелгән булса;
- заемчы кредитны вакытыннан алда каплаган очракта.
Иминият премиясенең бер өлешен алу өчен иминиятләү компаниясенә яки банкка гариза язарга кирәк. Акча гариза алган көннән 7 эш көне эчендә кире кайтарылырга тиеш.
Эльвира Милочкина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгеч-эксперты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев